Буа туган якны өйрәнү музеенда район мәктәптән тыш эшләр үзәге инициативасы буенча үткәрелгән "Төрле- төрле курчаклар” иҗат конкурсына йомгак ясалды. Бәйге өлкәннәр белән хезмәттәшлек нигезендә декоратив-гамәли иҗат өлкәсендә талантлы балаларны ачыклау максатыннан үткәрелде һәм анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 1-11 сыйныф укучылары, шәһәр һәм районның белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.
Конкурска төрле номинацияләрдә 60тан артык курчак тәкъдим ителгән иде: "Җир рухы"- милли, йола һәм этник курчаклар номинациясе, "Тылсымлы курчаклар " -Чәчәкләр феясы, Музыка феясы, Капризка принцессасы, Зазеркалья патшабикәсе, Сыйлар феясы. “Курчаклар өчен кием" номинациясе дә каралган һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган хәрби тематикалы курчаклар да бар иде. Кул эшләре төрле материаллардан башкарылган.
Бу күргәзмәне Буа туган якны өйрәнү музеенда агымдагы елның 28 ноябреннән 23 декабренә кадәр күреп булачак. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы 5 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында узачак.