Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә балалар бүләге

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Анда  «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  “Йөрәкләрне җылытабыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты белән булдылар. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләгәннәр, алар бер генә кешене дә битараф калдырмадылар. Нәниләр тыңлаучыларга үз йөрәк җылысын җиткерергә тырыштылар. Залда үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрде, нарасыйлар чыгышына сокланып, биредә тәрбияләнүче һәркем үзен бербөтен итеп тойды. Әби-бабайлар бу балаларда оныкларын һәм оныкчыкларын күрсә, сабыйлар исә, үз чиратларында, күңел җылысын  бүләк иттеләр. Мондый аралашулар  бик файдалы: ул өлкән яшьтәге кешеләргә үзләрен кирәкле  итеп хис итәргә ярдәм итә, ялгыз түгеллекләрен җиткерә. Бәйрәм көннәрендә генә әби - бабайлар турында искә төшереп түгел, ә аларның барлыгын һәрдаим тоемлап яшәсәк иде. Озак яшегез, шатлык-куанычлардан йөзләрегез балкып торсын, күзләрегездән яшь бөртеге таммасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International