Сугыш ветераны Гариф Латфулла улы Сафиуллинның бүген 95 яшьлек юбилее

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиуллин Гариф Латфулла улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1924 елның 28 ноябрендә туган ул. 1942 елның 8 декабреннән фронтта. Сталинград сугышында катнашкан. Икенче Украина фронтының 674 гаубич артиллерия полкы составында сугышкан. Чугуев шәһәрендә танкка каршы куелган минада шартлаган, контузия алган. Шевченко, Харьков станцияләрен, Купянскны азат иткән. Украина, Молдавия, Румыния, Чехословакия, Карпатларны узган.  Гариф Сафиуллин сугышны  Прагада тәмамлаган. 1947 елда демобилизацияләнгән, инженер-механик булып хезмәт иткән. Кызыл Йолдыз Ордены, 2 дәрәҗәле Ватан сугышы Ордены, Сталинград оборонасы өчен медаль, Батырлык өчен медаль, юбилей медалләре  белән бүләкләнгән.

  Сафиуллин Гариф Латфулла улын юбилее белән Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев котлады.  Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Р. Х. Төхфәтуллин, ветераннар Советы Рәисе урынбасары Х. К. Габдрахманов, «Гармония «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече М.В. Литвина һәм М. Х. Кулеева да ветеранга тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Гариф Латфулла улына 2015 елдан өйдә социаль хезмәткәр Р.К. Зәйнетдинова   хезмәт күрсәтә.

     Кунаклар хөрмәтле юбилярга истәлекле бүләкләр дә  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International