Татарстанның Росреестры «Бим-радио Казан» да күчемсез милекне яклауның өстәмә ысуллары турында сөйлиячәк

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

  29 ноябрьдә 14: 10 сәгатьтә "Бим-радио Казан" да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында туры эфир була.

   Билгеле булганча, узып баручы ноябрьдә күчемсез милек өлкәсендә чираттагы закон чыгару үзгәрешләре булды. Аларның гомуми юлламасы - ул күчемсез милекне алдакчылардан өстәмә яклау. Бу яңалыклар турында радиоэфирда  Людмила Кулагина тулырак сөйләячәк.

 Тыңлаучылар + 7 927 242 10 28. WhatsApp-канал буенча үз сорауларын бирә алалар. Радио тапшыру 102,88 FM ешлыгында. Бу дулкында программаны Казан гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Радиоэфирны онлайн режимында интернет челтәре булган дөньяның теләсә кайсы почмагында Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International