29 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе вәкиле, иртәгәдән башлап Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) телеканалында да чыгачак Татарстан Яңа Гасыр каналында «Исәнмесез!» иртәнге мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунагы булачак.
Күчемсез милек объектына арест салыну ситуациясе бик күңелсез, әмма, кызганычка каршы, сирәк түгел. Мондый очракларда нишләргә кирәккәнлекне «Исәнмесез» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең арестларны дәүләт теркәве башлыгы Лилия Фәхретдинова сөйләячәк.
Сюжет ТНВ телеканалында – 8.30, ОТРда – 7.30 сәгатьтә башлана.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте: «видеосюжетлар», «радиоэфирлар», «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук « Татарстан Росреестры» каналында Youtubта.