Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гражданнар иминләштерүчене алмаштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки Россия Пенсия фондына күчүне дә кертеп, иминиятләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү, шулай ук иминләштерүчене алмаштыру һәм иминләштерүчене алыштырудан баш тарту турындагы хәбәрнамәләрне кабул итү хәзер ике юл белән - дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, электрон документ рәвешендә башкарыла.
"Хәзер НПФ та, Күпфункияле үзәк тә мондый гаризаларны кабул итми, ягъни Россия Пенсия фондыннан тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә яки бер фондны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына алыштырырга мөмкин»,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Бу төрле НПФ агентларының эшчәнлеге белән бәйле, алар клиентларны һәрвакытта да коррект ысул белән җәлеп итми, еш кына гражданнарга вакытыннан алда күчкән очракта, инвестицион керемнең мөмкин булган югалтулары турында мәгълүмат җиткерелмиләр яки ул чынбарлыкка туры килми.
Мөһим! Җыелган акчаларны югалтуларсыз күчерү 5 елга бер тапкырдан да ешрак булмаска мөмкин, югыйсә, булачак пенсионер инвестиция керемен югалту рәвешендә зыян күрәчәк. 2019 елда пенсия тупланмаларын югалтуларсыз күчерү бары тик 2015 елда башка иминиятчегә күчкән гражданнарга гына отышлы. Әйтик, иминиятләштерүчене алмаштыру турында гаризаны 2014 елда язганнар, ә 2015 елда – сезнең гаризагыз буенча акча башка фондка күчкән, шул ук вакытта инвестиция керемен саклап калу өчен, гаризаны 2019 елда язарга кирәк, ә күчерәчәкләр – 2020 елда.
Калган барлык очракларда, (сүз вакытыннан алда күчү турында бара) күчү, ким дигәндә агымдагы елда, инвистиция керемен югалту белән яный.
Гражданинның иминиятчесе ПФР булса, идарәче компанияне ел саен инвестиция югалтуларсыз үзгәртергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тупланма пенсия 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк, пенсиягә чыкмаган гражданнарда, шулай ук пенсия тупланмаларын финанслашу программасында катнашучыларда формалаша.
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com