Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар һәм Буа районы муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре өчен «Россиядә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру»темасына семинар узды.
Семинар башланганчы хезмәткәрләргә «муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе кодексы» һәм «ришвәт алу һәм бирү өчен җаваплылык һәм ришвәт бирү»дигән белешмәлек таратылды.
Укуларны Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев ачты. Тыңлаучылар өчен Татарстан Республикасының атказанган юристы, Социаль белем бирү академиясе ректоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доценты, эксперты Сергей Львович Алексеев чыгышы кызыклы һәм файдалы булды. Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: коррупция төшенчәсе; социаль-хокукый негатив күренеш буларак коррупция барлыкка килү тарихы; Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору механизмнары; Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте; коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә хокук бозулар өчен хокукый җаваплылык; мәнәфәгатьләр каршылыгының типик хәлләренә аерым игътибар бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый төрдәге очрашулар форматы муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренең һөнәри үсеше өчен нәтиҗәле һәм файдалы дип танылды.