Буада ретро-кино күргәзмәсе ачылды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Ял итү үзәгендә тантаналы рәвештә ретро-кино күргәзмәсе ачылды.

    Әлеге чара  «Татаркино» оешмасының 95 еллыгына багышланган. Бәйрәмгә бу өлкәдә эшләгән ветераннарны, бүгенге хезмәткәрләрне чакырдылар. Кунаклар арасында районда кинога нигез салучыларның берсе - Рәфыйк Җәләлов та бар иде. Ул шәһәрдә һәм авылларда кино күрсәтү җайланмалары белән ничек эшләүләрен искә төшерде. Кино ветераннары шулай ук  үз хатирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International