Тәмле алдавыч

2019 елның 29 ноябре, җомга

Көз – кешеләрне гриппка гына түгел, ә кыргый ерткыч җәнлекләрне котыру чиренә каршы вакциналаштыру чоры да. Быел районга бу максатта 44 мең доза вакцина кайтарылган.

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Камил Әхмәтов әйтүенчә, мондый профилактикалау яз-җәй айларында да үткәрелгән. Көзге этапта кыргый ерткыч җәнлекләр йөргән урыннарга – районнарның барлык авыллары тирәләре-нә, урманнарга, кыр ышыклау полосаларына, чо-кырлы җирләргә 20 мең данә алдавыч-брикет куелган. “Наратлык” урманында соңгы 200 данәне Камил Әхмәтов белән ветеринария табибы Раилә Зарипова редакция һәм телевидение камералары астында тараттылар.

– Вакциналар 1 квадрат километрга 20-25 брикет исәбеннән куелырга тиеш. Эш күләме зур. Шуңа да безгә “Зөя буйлары” тыюлыгы хезмәткәрләре, участок ветеринария табиблары, аучылар да ярдәм итә, – диләр алар.  Ә эш тарату белән генә дә бетми әле.  Аларны кую картасын төзиләр һәм 10 көн-ике атнадан соң ул урыннарда кабат булып, вакциналарның ни дәрә-җәдә ашалуын тикшереп чыгалар. Ветеринария табиблары сүзләренә караганда, алдагы тикшерүләр алдавычларның җирдә озак ятмавын күрсәтә. Аеруча көзен – азыкка кытлык башланганда аларны тизрәк ашап бетерәләр икән. 30 граммнан арт-маган әлеге брикет-алдавычлар карап торышка ит фаршын хәтерләтә. Составына килгәндә, алар ерткыч җәнлекләр ашарлык продуктлардан: ит-сөяк яки балык оныннан, сыер маеннан һәм парафиннан әзерләнә, үзе-нә тартып торсын өчен тәмләткечләр дә кушыла. Полистирол капсулалардагы яисә полиэтилен пакетлардагы вакцина исә шул кечкенә брикетның эченә яшерел-гән. Чәйнәгәндә алар ватылып, ертылып, андагы вакцина җәнлек организмына эләгергә тиеш. Бу рәвешле профилактикалау үз максатына ирешә, дип әйтергә тулы җирлек бар. Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының рәсми сайтыннан алынган мәгълү-матларга караганда, республикада вакциналаштыру нәтиҗәсендә дүрт ел эчендә кыргый җәнлек-ләрдә котыру чире фактларын 145тән 13кә киме-түгә ирешелгән. Камил Әхмәтов әйтүенчә, районда да соңгы елларда бу яктан хәл уңай.

– Шулай да тынычланырга ярамый. Үзенең этиологиясе буенча вируслы характерлы котыру чире хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә бердәй куркыныч авыру. Ул күп очракта үлем белән очлана. Үзләре авырмаганда да кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары, кошлар һәм кешеләр дә вирус йөртүчеләр булырга һәм аны башкаларга йоктырырга мөмкиннәр, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International