Күл Черкененең “Хыял” халык театры артистлары - әниле-кызлы Рәзинә Гайнуллина һәм Римма Ибәтуллина, шулай ук район мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов “Театраль династия” истәлек медаленә лаек булдылар. Тантана Россиядә Театр елы кысаларында республика Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлекләренең республика комитеты тарафыннан оештырылды.