Туган якны өйрәнү музеенда РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Баймяшинаның шәхси күргәзмәсе оештырылды.

2019 елның 29 ноябре, җомга

Кичә Туган якны өйрәнү музеенда РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Баймяшинаның шәхси күргәзмәсе ачылды.  Автор картиналарны графика рәсем сәнгате жанрында күрсәтте. Буалыларга ул берничә тапкыр Адав-Толымбай авылында оештырылган плэнер буенча таныш. Күргәзмәне ачу тантанасында Елена Баймяшина буалыларга рәхмәт белдерде. Аның картиналары турында Татарстан Халыклары дуслыгы йорты рәисе,  рәссам Рәсим Мәһдиев сөйләде.

- Елена төрле жанрдагы картиналар иҗат итәргә ярата. Ул тормышта гади мизгелләрне күрә, моны тамашачыга җиткерә белә. Аның картиналары авторның үзе кебек якты, ачык, - диде ул. Елена Баймяшина тумышы белән Казаннан. Ул сәнгать училищесын, Чабаксар педагогия институтын тәмамлаган. Танылган рәссамнардан дәресләр ала. Үзенең чыгышы вакытында ул Буа төбәге белән танышуы өчен Раил Садриевка рәхмәт белдерде.

- Бу урын бай табигатьле. Халыкы да эчкерсез, ялгансыз. Рәхәтләнеп эшләргә, иҗат итергә була. Картиналарны күрергә килегез, танышыгыз, аларның кайберләре күргәзмәдә тәкъдим ителгән, - диде ул.

  Тантаналы ачылышта район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашты. Ул  авторга безнең төбәккә сәнгать дөньясында урын биргәне өчен рәхмәтен белдерде, иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International