Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан, яңа ел алдыннан, 2019 елның 2 - 21 декабрендә, балалар киеменең, аяк киеменең, балалар туклануының сыйфаты һәм иминлеге, балалар өчен яңа ел бүләкләре (уенчыклар, кондитер җыелмалары), шулай ук бу категориягә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе 8-8005554943 телефоны буенча;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең (843) 221-90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, ә 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес;
- Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлегендә (84374) 3-52-89 һәм (84374) 3-17-04 телефоны буенча 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр