Бу якшәмбе Буа районы якташларына туган якның йөз еллык тарихын яктырта

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

8 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлар җәмгыятенең традицион очрашуы узачак. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Махсус бу очрашуга район тарихы турында фильм төшерелде, ул тамашачыларга күрсәтеләчәк.  Моннан тыш, якташларны концерт программасы да көтә. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International