Буада мөмкинлекләре чикле затлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

«Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» оешмасы 2019 елның 6 декабрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Халыкара инвалидлар көненә багышланган вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Ярминкә 09:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Буа ш., Р. Люксембург ур., 159 йорт («Буа шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ДКУ бинасында).

Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай бирелә! Белешмәләр өчен 8(84374) 3-21-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International