Бүген Буа районы башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәнис Камартдинов җитәкчелегендә крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, «Россельхозцентр» ФДБУ, «Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ, «Россельхозбанк» АҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Россельхознадзор» вәкилләре катнашты.
Чара барышында крестьян (фермер) хуҗалыклары эше йомгаклары, орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау торышы, тракторларның һәм авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышы турында фикер алыштылар, КФХ ассоциациясенең эш планы белән таныштылар.
Соңыннан крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларының барлык сорауларына аңлатмалар бирелде. Ранис Рафис улы киңәшмәдә катнашучыларга уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде һәм фермерларны авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле кулланырга өндәде.