2019 елның 2 декабрендә Буа шәһәренең 2нче лицеенда «Рост 'ОК" отряды балалары шәһәр халкы арасында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең наркоконтроль хезмәткәрләре белән берлектә, «Шәмнәр саны бары тик синнән генә тора» республика акциясе үткәрде. Акция барышында балалар ВИЧ-йогышы белән зарарлануның куркынычсызлык нигезләрен белүгә экспресс-тест узарга тәкъдим иттеләр, өлкән сыйныф укучыларын «Юк дип әйтә бел!» исемле яшьтәшләренә мөрәҗәгать итү бәйгесендә катнашырга чакырдылар. Проектта катнашучылар мәктәп укучыларына һәм шәһәр халкына «Мөстәкыйль балалар» проекты турында сөйләделәр. Акциядә катнашучылар аларга кызыл тасмалар – ВИЧ/СПИД - инфекцияле кешеләр белән бердәмлек халыкара символы, ВИЧ йогышы турында, үз сәламәтлегеңне саклау ысуллары турында яшүсмерләр өчен белешмәлекләр тапшырдылар. Акциядә шәһәрнең 25 кешесе һәм лицейның 107 укучысы катнашты.