10 декабрь - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн – БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән 1950 елдан башлап ел саен, кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көнне билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары Көне.
2019 елның 9 декабрендә, Кеше хокуклары көне алдыннан, хокук мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» се эшләячәк.
Гражданнарга консультацияләр биреләчәк:
- Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре;
- Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре;
- "ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге" КБП;
- Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы ФКУ;
- РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлекчәсе.
"Кайнар линия"нең эш вакыты: 09.00 – 17.00 2019 елның 9 декабре.
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71 – "кайнар линия"нең төп телефоны;
Махсуслаштырылган телефоннар:
(843) 236-40-17-хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре;
(843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре;
(843) 236-89-28 – инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, мигрантлар һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.