2020 елның 1 гыйнварыннан:
Росстатка хисап бирү бурычы гамәлдән чыгарылды;
бөтен еллык бухгалтерия хисабы салым органына электрон документ рәвешендә генә, электрон документ әйләнеше операторлары аша тапшырыла.
Электрон документ әйләнеше операторлары чсемлеге сезнең инспекциянең мәгълүмат стендында урнаштырылган.
Әгәр сез кече эшмәкәрлек субъекты (исемлек буенча уртача саны 100 кешедән артмаган һәм керем 800 млн сумнан да артмаган) икән, бухгалтер хисабы сезнең тарафтан тапшырыла :
2020 елда-электрон документ рәвешендә электрон документ әйләнеше операторлары аша яки кәгазь документ рәвешендә;
2021 елдан-электрон документ әйләнеше операторы аша электрон документ рәвешендә генә.