Ветеринария техникумы студентлары Инзилә Фәтхиева, Зилә Заһидуллина һәм Кристина Фомина бер-бер артлы җиңү белән кайттылар.
Ел саен республикада узучы “Беренче курс көне” республика конкурсының Мамадышта узган зона этабында ашчы-кондитер бүлеге студенты Инзилә Фәтхиева нәфис сүз буенча “Театр” номинациясендә гран-прига лаек булды. Ул Сергей Есенинның “Хатын-кызга хат” шигырен сәнгатьле итеп укуы белән тамашачыны таң калдырды.
Музыка юнәлеше буенча өченче курсның икътисад һәм бухгалтерлык исәбе бүлеге студенты Кристина Фомина чуаш телендә җыр башкарып өченче урынга чыкты. Әлеге бәйгедә Чистай, Мамадыш районнарындагы зона ярышларында җиңеп килүчеләр дә көчле булулары белән аерылып тордылар. Җюри индивидуаль һәм иҗади коллективлар чыгышлары арасыннан нибары унҗидене сайлап алды. Республиканың студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов буалыларның иҗатта да сынатмавын ассызыклап, дипломнар һәм конкурс атрибутларын тапшырды.
Икенче курс студенты Зилә Заһидуллина Арча районында узган “Татар кызы” конкурсында “Иң тапкыр кыз” номинациясендә җиңде. Бәйгедә катнашкан республиканың 34 һөнәри белем бирүче уку йортлары арасыннан 17 кыз финалга чыкты. Зилә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган сорауларга дөрес җавап бирүе, иҗади, интеллектуаль конкурсларда мөлаемлеге, тапкырлыгы белән аерылып торды.