Районда “Легаль булмаган мигрант” оператив-профилактик чарасы бара.
Бу уңайдан район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре халыкка мөрәҗәгать итә: чит ил гражданнарының законсыз яшәүләре, хезмәт куюлары хакында белүчеләр булса, 3-12-88 телефон номеры буенча полициянең кизү тору бүлегенә хәбәр итүләре сорала. Полицейскийлар һәр очракны барып тикшерәчәкләр. Анонимлык гарантияләнә.