Буада «Игелек дәресе» узды

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген, 4 декабрь көнне Буа муниципаль районының «Кояшкай» балалар бакчасында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре яшь гвардиячеләр белән берлектә «Игелек дәресе» үткәрделәр,  «Цветик - семицветик» мультфильмын карадылар һәм фикер алыштылар. Бу дәрес балаларда игелеклелек,  яхшы гамәлләр турында күзаллау булдыру, һәр кешенең тормышында игелеклелек роле турында белемнәрне киңәйтү, балаларның әхлакый сыйфатларын тәрбияләү,  ярдәмгә килергә теләк уяту максатыннан үткәрелде.

Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наталья Храмова балалар белән әкиятләр буенча фикер алышу үткәрде. Фикер алышканда, балалар үз өлешләрен нәрсәгә сарыф итсеннәр иде, дигән фикерләре белән уртаклаштылар. Җаваплар төрле иде: авыруларга һәм мохтаҗларга, бөтен дөньяда тынычлыкка, иминлеккә, ятимнәргә, гаиләләрне ныгытуга.

Наталья Храмова сүзләренә караганда: «Әкият  рухи, әхлакый кыйммәтләрне бәяләргә кирәклеген өйрәтә. Бу тормышта барысын да акчага сатып алып булмый, хәзерге вакытта балаларга мондый әкиятләрне уку һәм карау файдалы».

Чара ахырында барлык балаларга да катнашканнары өчен кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International