Чакырылыш башланганнан бирле Буа муниципаль районыннан 47 егет армия хезмәтенә чакырылган

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. Чакырылыш башланганнан бирле Буа муниципаль районыннан 47 егет чакырылган. Бүген иртән 9 егетне армиягә озаттылар. Яшүсмерләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов та озатырга килде. Ул ата-аналарга улларын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, яшьләргә үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-сау кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International