3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә – ул ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә багышлана. Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең яшь армиячеләре бүген шәһәрнең мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар. Бу дата - 1966 елда, немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан, 3 декабрь көне Мәскәү Кремле диварлары янында Александровский бакчасында тантаналы рәвештә җирләнүгә бәйле рәвештә сайланган.