4-6 декабрьдә "Казан-Экспо" күргәзмә комплексы территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" халыкара күргәзмәсе ачылды. Буа районын күргәзмәдә шәһәрнең Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Белем бирү робот техникасы" һәм "Горизонт" берләшмәләре укучылары тәкъдим итә, алар 2 нче лицей һәм М.Вахитов исемендәге гимназия базасында эшли.