Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин, Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев катнашты.
Бәйрәм залына җыелган авыл хезмәтчәннәрен, агросәнәгать җитештерү алдынгыларын, мактаулы кунакларны һәм данлыклы ветераннарны район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камәртдинов сәламләде: «Буа муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча Татарстан Республикасында иң алдынгы позицияләрнең берсе булып тора – иң яхшы аграр районнар бишлегенә керә һәм ит, сөт, ашлык, шикәр чөгендере җитештерүчеләр арасында республикада иң зурлардан санала. Быелгы ел безнең җитди ныклык запасыбыз булуын күрсәтте. Һава шартлары уңай булмаса да, район игенчеләре 177 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды, уртача уңыш 1 гектардан 34,4 центнер, 348 мең тонна чөгендер, уңдырышлылык - 394 ц/га, җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азык әзерләнде. 2019 елның якынча йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү фактик бәяләрдә якынча 5 млрд. 259 млн. сум күләмендә көтелә. Шул исәптән үсемлекчелек өлкәсендә 2 млрд. 553 млн. сум һәм терлекчелектә 2 млрд. 706 млн. сум.
Көнгә тулаем савым 81,1 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 9% ка күбрәк. Бер сыердан савым 12,9 кг.
Район терлекчеләре дә сизелерлек уңышларга ирештеләр. Агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча терлекчелектә - эре мөгезле терлекләр – 22929 баш, дуңгызлар-77804 баш.
Сөт җитештерү 29941 тонна тәшкил итте, бу 2018 елга караганда 2125 тоннага күбрәк (108%), бер сыердан савым 4724 кг, бу 2018 елга караганда 460 тоннага күбрәк (103%)», - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.
Тантаналы чараның мәртәбәле кунаклары шулай ук район эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләделәр, авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, агросәнәгать комплексы алдынгыларына дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, «Ак Барс» ХК АҖ бүләкләре, Дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Ел йомгаклары буенча Буа муниципаль районының иң яхшы хуҗалыклары дип «Авангард» агрофирмасы, «Кыят» агрофирмасы, «Ямбулат», «Заря» хуҗалыклары танылды. Котлау сүзләре район үзешчәннәре һәм республиканың эстрада артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.