Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге тарафыннан вафат булган туган-пенсионерның билгеле бер чор дәвамында гаилә әгъзалары тарафыннан пенсияләрне хокуксыз алу очраклары ачыкланды. Мондый хәлләргә юл куймас өчен һәм законсыз түләүләрне булдырмас өчен фонд җитәкчелеге 1934 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кредит оешмалары аша пенсия алучыларны тиз арада актуальләштерү турында карар кабул итте.
Игътибар! 2019 елның декабрь ае дәвамында Пенсия фондының территориаль органнары хезмәткәрләре шәхесне раслау, мәгълүматларны актуальләштерү һәм пенсияләрне арттыруны булдырмау максатыннан пенсия алучыларның белешмәләрен алу цчен өйләренә барып кайтачаклар.
Игътибарыгызны юнәлтәбез, барлык хезмәткәрләр дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиеш.
«Фонд хезмәткәрләре гражданнарның әлеге категориясенә өйдә йөри һәм аларны шәхесне раслау өчен РПФның клиент хезмәтләренә үзләре мөрәҗәгать итәргә өндәми. Әгәр хезмәткәр пенсионер белән очраша алмаса, почта тартмасына белешмәлек һәм шәхесне раслау кирәклеге турында хәбәр калдыралар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина
Исегезгә төшерәбез, пенсионер вафат булган очракта, аның туганнары пенсия белән тәэмин ителешне агымдагы ай өчен акча алганчы гына ала алалар.
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com