Инвалидлар декадасы кысаларында Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камәртдинов хәйрия ярдәме күрсәтте

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

    Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов  Валерий Авандейкин , Алмаз Вәлиев, Әмир Гайнетдинов һәм  Булат Гыйниятуллинга хәйрия ярдәме күрсәтте.  Ранис Рафис  улы аларның гаиләләре белән очрашты  һәм  ноутбуклар, җылы келәмнәр бүләк итте.  Ата-аналар һәм балалар белән көндәлек тормышлары, килеп туган проблемалар турында сөйләште, аларга күңел көрлеге, якыннарының һәм туганнарының таянычлы һәм игътибарлы булуларын  теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International