Буа ветеринария техникумы базасында районның гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар Казан аграр университеты һәм Казан ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очраштылар. Укучыларга уку йортлары һәм кабул итү кагыйдәләре, уку формалары турында кызыклы мәгълүмати материаллар тәкъдим ителде. Кунаклар арасында әлеге югары уку йортлары студентлары да бар иде, алар чыгарылыш сыйныф укучыларына яшәү һәм уку шартлары, укудан соң студентларның шөгыльләре турында сөйләделәр, үз тәэсирләре һәм теләкләре белән уртаклаштылар.