Ел саен декабрьнең беренче көннәрендә илебездә инвалидлар декадасы үткәрелә. 5 декабрь көнне декада кысаларында Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Күңелдә нур саклана" дигән чара узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән 30дан артык укучы катнашты. Чара кысаларында "Төрле-төрле курчаклар"дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Үзәк педагоглары "Яңа ел кар бөртеге", "Яңа ел карабуреге", бию аэробикасы кебек кызыклы мастер-класслар әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чара барысына да бик ошады.