«Светофорик» балалар бакчасында «Тату төркем серләре» бәйгесе үтте.

2019 елның 6 декабре, җомга

«Бала + Ата-ана + Педагог = Дуслар» дип исемләнгән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру максатыннан «Светофорик» балалар бакчасында «Тату төркем серләре» дигән конкурс узды. Чараның төп темасы: “Гаилә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең юлларда үз-үзеңне тоту буенча уртак эше".  Бәйрәмдә Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Буа бүлекчәсе  бүлеге начальнигы А. В. Сергудаева катнашты, ул җиңүчеләрне һәм катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.   

 «Светофорик» балалар бакчасы җитәкчелеге һәм коллективы бәйрәмдә катнашкан барлык ата-аналарга зур рәхмәтен белдерә һәм гаилә бәйрәме бер-берсен якыннанрак белергә, берләшергә, үзара аңлашу һәм бердәмлеккә тагын бер адым ясарга ярдәм итте, дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International