Орлык турында: ни чәчсәң, шуны урырсың

2019 елның 6 декабре, җомга

Район хуҗалыклары алдында  бүгенге көндә киләсе ел уңышы өчен җитәрлек  орлык запасы әзерләү бурычы тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул 28 мең тонна тәшкил итә.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда орлыкны эшкәртеп, анализга тапшыру бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов сүзләренә караганда, киләсе елга  хуҗалыклар кырларына барлыгы 10 мең тонна  орлык чәчү планлаштырыла.  Ә инде амбарларда запас фонд, страховкалау фонды  һәм көздән чәчелгән мәйданнарны яңадан чәчү өчен дә җитәрлек орлык әзерләп куелган. “Россельхозүзәк”нең районара бүлегенә тикшерүгә китерелгән 16 мең тонна чәчүлекнең 13 мең тоннасы бүген тикшерү узган.

Элиталы орлыклар әзерләгән "Кыят" ширкәтендә предприятие җитәкчесе Владимир Грачев амбарга орлык салу турында сөйләде.

- Без ел да Россия төбәкләрендәге селекцион үзәкләр җитештергән төрле орлык сортларын 60-70 участокка чәчәбез. Әлеге төбәкләрнең фәнни хезмәткәрләре нинди сортлар чыгарса, аның уңдырышлылыгын тикшерәбез. Алга таба кайсы яхшы уңыш чыгышы күрсәтә,  шул сортны күпләп мәйданнарда чәчәбез. Бүгенге көндә хуҗалыкта сигез төрле орлык бар. Татарстанның элиталы орлык  ассоциациясенә кергән хуҗалык буларак, иң беренче таләп орлык линиясенең тиешле дәрәҗәдә булуы тора.  Моның өчен орлыкларны эшкәртүче җиһазлар, аларны тиешенчә саклау өчен җитәрлек амбарлар булуы шарт,- дип сөйли җитәкче. Аның әйтүенчә, ел да 3 мең тонна орлык әзерләгән булсалар, быел коры җәй килү сәбәпле, күләмне арттырырга булганнар. Барлыгы 4 мең тонна сертификацияле орлык әзерләнә. Мондый чәчүлек сатып алучыларга хөкүмәттән тотылган чыгымның 30 процентын  субсидия белән кайтарту мөмкинлеге бирә. Бер амбарда  300 тоннадан күбрәк бодай урнаштырылган. Гәрәбәдәй бөртекләр тиешле калынлыкта саклана. Хуҗалык агрономы Рафыйк Нигъмәтуллин әйтүенчә, амбарда бары тик бер төрле сортлы чәчүлек кенә сакланырга тиеш. Җәмгыять республиканың “Россельхозүзәк” куйган таләпләрдән тайпылмый.

Владимир Александрович безне орлыкчылыкта төп процесс булган чистарту линиясе белән дә таныштырды. Узган ел көйләнгән чит ил җиһазына быел белгечләр ярдәмендә тагын өстәмә тренерлар урнаштырганнар. Хәзер орлыкны бер тапкыр гына чистарткыч аша уздырып, яхшы сыйфатлы  чәчүлек орлык алуга ирешәләр. “Россельхозүзәк” таләпләре буенча тиешле күләмгә чиста 1000 бөртек керергә тиеш. Анда чүп тә, сыйфатсыз бөртекләр дә булырга тиеш түгел. Аннан соң бер тапкыр гына чистарту экономияләргә ярдәм итә. Яңа технология бер сменага 50-60 тонна бөртек эшкәртеп, 20 тонна чиста орлык алу мөмкинлеген бирә. Җәмгыять җитештергән орлыкны Свердловск һәм Мәскәү өлкәләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре  алырга теләк белдергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International