Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Россия Хезмәт министрлыгы һәм Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең, хезмәтне саклау буенча белгечләре өчен 2020 нче елда Бөтенроссия олимпиадасын үткәрүе турында хәбәр итә. Катнашу бушлай.
Олимпиаданың максаты - хезмәтне саклау буенча белгеч һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Аныж нәтиҗәләре нигезендә хезмәтне саклау буенча белгечләрнең рәсми реестры булдырылачак. Барлык белгечләр дә белем дәрәҗәсен раслаучы сертификатлар алачак. Россиядә хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгечкә 100000 сум биреләчәк. Һәр федераль округта иң яхшысы-50000 сум акча белән бүләкләнеләчәк.
Әлеге чарада катнашу өчен хезмәтне саклауның төп сорауларын өйрәнеп, тест үтеп, 2019 елның 31 декабренә кадәр киләсе сайтта теркәлергә кирәк (https://olimpiada.trudohrana.ru/). Баллар суммасы һәм җавап вакыты рейтингта урын билгелиячәк.