Ел саен декабрь башында инвалидлар декадасы уза. Буа «Гармония» социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен эшләүче «Преодаление» клубы кысаларында «Без –бергә! » исемле чара уздырды. Алар “Акыллы куллар”, “ Спортивная”, “ Ксенобиология, яки фантастик җан ияләренең тормышы” кебек мавыктыргыч станцияләргә юнәлде. Станцияләрдә эшләү “ Тылсымлы урман куркынычлыгы” дигән терапия уены белән үрелеп барды. Игътибар һәм фикерләүне формалаштыручы бу уеннарның соңгы ике станциясе балаларда аеруча зур хис-тойгылар тудырды. Мондый уеннар беренче тапкыр гына уздырыла һәм алар балаларның иҗатын үстерүгә зур этәргеч бирә.
Бу уеннар үтә кызыклы һәм мавыктыргыч булып узды. Мондый очрашуларның юкка гына оештырылмаганлыкларын, барлык егет-кызларның күңел күтәренкелеге һәм ачык елмаюлары күрсәтте.