Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы «кадастр инженерын сайлап алу» өстәмә битендә урнаштырылды. Соңгысы-ноябрь аенда.
Белешмәлек: кадастр инженерларының рейтингы документларны сыйфатлы итеп әзерләүгә һәм күчемсез милек объектын кадастр учетына куйганда уңай яисә тискәре карарларга нигезләнә. Мәсәлән, туктатып тору һәм баш тарту проценты 35тән артык булса, кадастр инженеры «кызыл зонага» эләгә. Әгәр туктатулар һәм баш тарту проценты 35тән ким булса, ә 18дән артса - «ак зона»га. Туктатулар һәм баш тартулар 18% тан кимрәк булса - «яшел зона»га.
Хәзерге вакытта, ведомство тарафыннан 11 ай эчендә төзелгән рейтинг күрсәткәнчә, кадастр инженерларының күбесе «яшел» (189) һәм «ак» (161) зоналарда эшли, « кызыл зона » га 59 кадастр инженеры кертелгән.
Игътибар итегез, бу мәгълүмат кадастр инженерлары эшчәнлегенә реклама булып тормый, шул исәптән техник документацияне әзерләү буенча иң яхшы күрсәткечләр дә. Айлык рейтинг бары тик кадастр инженерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында гариза бирүчеләргә хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә кадастр инженеры катнашыннан башка булмый. Аның ни дәрәҗәдә профессиональ эшләвеннән дә, кадастр исәбенә кую турында уңай карар кабул ителүе яки, киресенчә, туктатып тору яки хәтта баш тартуы бәйле. Икенче очракта, гражданнар өчен бу вакыт кына түгел, ә акча да югала.
Игътибар өчен
Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» СРОда +7 (843) 291-05-10 телефоны буенча үзләренең кисәтүләрен белдерә алалар. Монда аралашу өчен һәрвакыт ачыклар һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзерләр.