Буада коррупциягә каршы яшьләр форумы узды

2019 елның 7 декабре, шимбә

   6 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә  коррупциягә каршы  яшьләр форумы узды. Форум эшендә башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, педагоглар һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.
    Форумда катнашучылар өчен бай эчтәлекле белем бирү программасы әзерләнгән.
     Җыен башында укытучылар һәм укучыларның коррупция турында фикерләрен өйрәнү максатыннан анкеталау үткәрелде. Форумның төп өлеше «сорау – җавап» форматында башкарма хакимият һәм яшьләр арасындагы диалогка әверелде. Катнашучыларны иҗтимагый тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә: мәгарифтә, медицинада, авыл хуҗалыгында, экологиядә, торак-коммуналь хуҗалыгында, урта һәм кече эшмәкәрлектә коррупция күренешләренә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Биредә яңгыраган бер генә проблема да игътибарсыз калмады. Экспертлар укучыларның барлык сорауларына да җавап таптылар. 
    Чарада коррупциягә каршы юнәлештәге конкурсларда катнашучыларның эшләре куелган стенд тәкъдим ителде.  Форумның йомгаклау өлешендә " Гадел яшәргә кирәк!» дип исемләнгән республика иҗат бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен тәбрикләү узды
 Мондый форматтагы чара районда беренче тапкыр үткәрелде. Барлык катнашучылар бүгенге очрашуның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Форум яшьләрнең инициативалары буенча фикер алышу мәйданчыгы булды, анда диалог кысаларында тиешле карарлар кабул итү мөмкинлеге тәкъдим ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International