Хокукыћны џђм бурычыћны бел
Шђџђрнећ 1 номерлы мђктђбендђ ТР Дђњлђт Советы депутаты, ТР Дђњлђт Советыныћ законлылык џђм хокук тђртибе буенча комитет рђисе Шакир Яџњдин катнашында ачык парламент дђресе узды.
Ул ТР Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланды. Тарих укытучысы Нина Казакова 9-11 сыйныфлар укучыларына тарих өчен әлләни озын булмаган ике дистә ел эчендә республикабызның төп Законнан читкә тайпылмыйча катлаулы юл үтүен сөйләде. Барлык социаль-икътисади бурыч-мәсьәләләрнең төп Законга нигезләнүен аңлатты. Татарстан Россия составында һәрьяклап алга киткән республикалардан санала. Нина Ивановна республикабызның һәм районның соңгы елларда төрле өлкәләрдә ирешкән уңышларына тукталды. Укучылар видеоролик аша ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның төп Закон кабул ителүгә ике дистә ел тулу уңаеннан котлавын тыңладылар. Бу темага махсус төшерелгән фильмны карау исә төп Закон кабул ителүнең Татарстан Республикасы тормышында никадәрле олы сәяси вакыйга булуын күзалларга булышты. Шакир Шахмәд улы укучыларны ТР Конституциясе тарихы белән таныштырып үтте. Аның кабул ителүе җиңел булмаган. Төп Закон проектына 500дән артык тәкъдим кертелгән, документның 50ләп варианты гына тупланган. 1992 елның 6 ноябрендә ТР Югары Советы сессиясендә (әлеге статуста республиканың законнар чыгаручы органы 1998 елга кадәр гамәлдә булды) республиканың алга таба эзлекле үсеше өчен үз Конституциясе кабул ителде. “әлеге төп Закон нигезендә гражданнар зур хокуклар һәм ирекләр алдылар”, - диде Шакир Шахмәд улы. Казан федерль университетында һәм Аграр университетта дәресләр алып баручы Ш. Яһүдинга яшьләр проблемалары да яхшы таныш. Укучылар аңа “Бердәм дәүләт имтиханнарына карашыгыз ничек?”, “Югары уку йортларында бюджет урыннары кимемәсме?”, “Мәктәп укучылары бердәм форма кияргә тиешме?”, “Наркотикларга, тәмәке тартуга каршы көрәшкә ничек карыйсыз?” дигән һәм башка сораулар белән мөрәҗагать иттеләр. ТР Дәүләт Советы депутаты аларның барысына да җентекле җаваплар бирде. Мәгълүм булганча, Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тулысынча тыю турында закон проекты тапшырылды. Шакир Шахмәд улы тәмәкенең генә түгел, наркотикларның, алкогольнең дә яшьләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавына мисаллар, саннар китереп аңлатып китте.
Парламент дәресләре 22-27 октябрь көннәрендә районның барлык мәктәпләрендә дә узды. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, ул 1-2 сыйныфларда аңлату, 3-4 сыйныфларда уен рәвешендә узды, югары сыйныфларда дәрес, лекцияләр формасы кулланылды.