Бүген, 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә
Бу уңайдан буалылар шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды. Килүчеләрне муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев сәләмләде, ул Бөек Ватан сугышы һәм Социалистик Хезмәт геройларының исемнәрен истә тотарга, аларның батырлыгын яшь буынга җиткерергә кирәклекне асызыклады. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова чыгышлары да шушы темага аваздаш булды. Анда яшь армиячеләр һәм "Форпост-хокук тәртибе"активистлары катнашты. Барлык чыгышлардан соң һәкәлләргә чәчәкләр салынды.