Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов республика конкурсларында катнашучыларны бүләкләү тантанасын уздырды, ул шулай ук ведомство бүләкләрен тапшырды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь комплексын үстерүгә шәхси өлеш кертүе өчен «Татарстан Республикасы Буа районы һәм Буа шәһәре Идарә компаниясе» ҖЧҖ директоры Виктор Мясников Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең Координация советы эшен иң яхшы оештыру» республика конкурсында безнең районның да җиңүе бар. Буа районының эшмәкәрләре Советы «Эшмәкәрлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен» җиңеп, кубок һәм сертификат белән бүләкләнде. Шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган «Мәрхәмәтлелек атнасы» Бөтенроссия акциясен һәм патриотик чараларны тормышка ашыруда актив катнашкан, шулай ук республиканың иреклеләр үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен Буа муниципаль берәмлегенә Рәхмәт белдерелде. Балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән шәхси өлеше, намуслы хезмәте, «Юнармия» иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте региональ бүлегенең Рәхмәт хаты белән Наталья Македонская бүләкләнде.
Районыбызның яшь талантлары да аерылып торды. Буа шәһәренең 1 нче балалар мәктәбе укучысы Шипунова Ангелина «Рәссам күзлегеннән әйберләр дөньясы» Бөтенроссия рәсем сәнгате һәм декоратив натюрморт конкурсының 1 нче дәрәҗәле лауреаты булды, Буа шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбенең «МИКС» хореография коллективы ArtCon Danke IX суперфиналының «Хореография иҗаты. Эстрада биюе», Буа 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Гафурова Айгөл – III дәрәҗә лауреат булды. Буа шәһәренең 5нче гимназиясе укучысы Раилә Сираҗова "Ел лицеисты-2019» Спартакиадасының “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче " номинациясендә 2 урын алганы өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Буа ветеринария техникумы студенты Зилә Заһидуллина «Татар кызы-2019» республика бәйгесенң «Тапкыр кыз» номинациясендә җиңгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.
«Россиянең балаларга өстәмә белем бирү буенча иң яхшы 100 оешмасы – 2019» конкурсы лауреаты дипломы һәм «Ел директоры» мактаулы билгесенә «Буа 1 нче сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү оешмасы, җитәкчесе Сергей Арцыбашев ия. «Петр Уксусов дусларны чакыра» рус мәдәнияте фестивалендә актив катнашуы һәм традицион рус мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм «А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең Рәхмәт хаты белән район мәдәният йортының «Тридевятово» курчак театры иҗат коллективы җитәкчесе Рөстәм Әхмәдуллин бүләкләнде.
Лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!