Ноябрь ае бәйрәмгә бай

2012 елның 3 ноябре, шимбә
Ноябрь ае бәйрәмгә бай: 4 ноябрь көнне без Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь көнне –Татарстан Республикасының конституция кабул итү көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Буа район башлыгы Рафаэль Әбүзәров буалыларны котлады.
       “Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган гаять авыр көрәштә Россия халкы зур җиңүгә иреште. Күпмилләтле Ватаныбызның киләчәктәге уңышларына, бөеклегенә һәм алгарышына таба тарихи адым ясалды. Милләтләр бердәмлеге елдан-ел ныгый бара. Көчле дәүләт, күпмилләтле халыкның бердәмлеге, ватанпәрвәрлек - Россия Федерациясе һәм илнең динамик үсештәге төбәкләреннән берсе булган республикабыз казанышларының төп нигезләрен менә шулар тәшкил итә.
        Татарстаныбыз, төп Законга – Татарстан Коституциясенә нигезләнеп читкә тайпылмыйча яши һәм үсә, һәм барлык социаль-икътисадый үсеше, кешеләр иминлеге яхшыруы бәлән Дәүләтебезнең стратегиясе дөрес юл бәлән баруын күрсәтә. 2013 елда республикабыз территориясендә Универсияда үткәрелүе дә Татарстанның Россия составында һәрьяклап алга киткән республикалардан саналуын, хәтта дөнья күләмендә танулуын аңлата. Кадерле буалылар сезне бәйрәм белән котлыйм, сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм игелекле гомер телим” – диелә әлеге котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International