Буа районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек турында фикер алыштылар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

   Бүген, 10 декабрьдә, район башлыгы вазифаларын башкаручы - районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Ранис Камартдинов рәислегендә Буа муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта каралган төп мәсьәлә-Буа муниципаль районы территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында гражданнарның иминлеген  тәэмин итү системаларының тотрыклылы эшчәнлеге.

  Буа муниципаль районы территориясендә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны ачыклау һәм бетерү буенча алып барыла торган эш турында  Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге башлыгы Александр Филинны тыңладылар.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында барлык хезмәтләрдә кизү торырга, янгын сүндерүчеләргә  көчәйтелгән режимда эшләргә. Һава торышы нинди булуга карамастан, янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганакларына һәм массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарга бару тәэмин ителергә, бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда, аеруча балалар катнашында, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча чаралар күрелергә  тиеш. Пиротехник эшләнмәләрне куллануны контрольдә тотуыгызны сорыйм», - дип аеруча ассызыклады Ранис Рафис улы.

 «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Илгиз Ханбиков «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф оешмаларында яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында»гы доклад белән чыгыш ясады.

 Утырышлар тәмамланганнан соң, киләсе чорда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар комплексын һәм профилактик чаралар комплексын раслау турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International