Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Идарәсенең территориаль бүлеге: пневмониядә шик аз булганда кичекмәстән табибны чакырыгыз!

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Хастаханәдән тыш пневмония үсешен кисәтү нигезе-сәламәт яшәү рәвеше.

Салкыннар башлану белән суыкланулардан качарга, һава торышына карап киенергә кирәк.

Кешеләр күп вакытрын үткәрә торган биналарны даими җилләтергә кирәк. Бүлмәләрдә дымлы җыештыру да пневмониягә каршы профилактика чарасы булып санала.

Инфекцияләрнең эләгүен кисәтүче фактор - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү.

Сезонлы авырулар  арткан вакытта  кешеләр күпләп җыела торган урыннарга баруны азайтырга, яисә медицина битлегеннән файдаланырга кирәк

Гриппка каршы прививка мөһим профилактик чара булып тора, аны эпидемиология чоры башланганчы ясатсаң яхшы ди белгечләр.  Балаларның сәламәтлеген саклау өчен пневмококк һәм гемофиль инфекциясенә каршы юнәлтелгән вакциналар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International