Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе салым түләүчеләргә хәбәр итә: 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы «Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2003 елның 22 маендагы , 54-ФЗ номерлы «Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законга касса техникасын теркәү һәм контроль-касса техникасын куллану өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Федераль закон тексты 2016 елның 12 июлендә "Российская газета" да 7019 номерлы (151) Федераль чыгарылышта бастырылды
Контроль-касса техникасын куллануның яңа тәртибенә күчкәндә салым түләүчеләр өстәмә өстенлекләр ала, аерым алганда,:
1. Онлайн контроль-касса техникасын салым органына визитсыз теркәү мөмкинлеге, бу салым түләүченең вакытын һәм акчасын шактый янга калдыра.
2. Бизнес-аналитиклар инструментларын онлайн куллану, үз бизнесең белән нәтиҗәле идарә итү мөмкинлеге бирәчәк..
3. Чек тасмасына чыгымнарсыз гына сатып алучыга электрон чекларны җибәрү мөмкинлеге.
4. Беренчел хисап документларын мәҗбүри алып барудан баш тарту («КМ»формасы).
5. Намуслы салым түләүчеләрне тикшерүдән практик баш тарту.
6. Намуссыз салым түләүчеләрнең үзләренең салым бурычларын законсыз рәвештә минимальләштерү һәм көндәшлекле өстенлекне намуссыз алу мөмкинлеген булдырмау хисабына сәламәт көндәшлекле шартларда бизнес алып бару.
7. Мәҗбүри техник хезмәт күрсәтүдән баш тарту һәм фискаль тупланманың хезмәт итү вакытын арттыру хисабына чыгымнарны киметү.
8. Онлайн-сәүдәнең бизнес өчен уңайлыгы, ә нәкъ менә: чек бастыру һәм аны сатып алучыга җиткерү кирәкми, ә аны электрон рәвештә җибәрергә мөмкин.