Эшче яшьләр арасында узучы шаяннар һәм тапкырлар клубы икенче ел рәттән тулы зал тамашачылар җыя. Быел да ул Буа муниципаль районы башлыгы кубогына «Яшьләр коррупциягә каршы!» исеме астында узды. Чараны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова һәм Буа мунципаль районы Мәдәният идарәсе белән берлектә оештырыла.
Сәхнәгә чыккан Буа электр челтәрләре оешмасының “БУЭС”, Карлинский ит йртының “ Писец”, картлар интернат-йорттан “Якын кешеләр” һәм мәгариф идарәсенең “ Сак булыгыз, кайнар су” командаларын район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәләмләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге заманның иң зур проблемалы күренеше булган коррупциядән ачык һәм оригиналь итеп көлә белү җиңел түгел.
"КВН-ул уен түгел, ә яшәү рәвеше. Бу уеннарга мин яшь буалыларның мөмкин кадәр тартылуын телим. Биредә актерлар, режиссерлар, вокал, хореография һәм ораторлык талантлары бергә җыела. Безнең районның көн кадагындагы һәм мөһим темаларына шаяртырга курыкмаган, яшь һәм амбициоз халкы бүген дә безне - тамашачыларны үзләренең үтемле шаяртулары, энергетикасы һәм сөйкемлелеге белән куандырырлар дип ышанам", - диде ул.⠀
Гадәттәгечә, чыгыш 4 өлештә барды - командаларның сәләмләве " Гадел яшә-ачык яшә!", өй биреме " Бирмәскә, алмаска!" музыкаль бирем һәм сорау-җавап “Син миңа-мин сиңа!».
Җиңү яулыйбыз дип килгән яшьләр арасыннан жюри әгъзаларына иң-иңнәрне аерып алырга авыр булды. Һәрбер команда көчле һәм креатив. Аларның һәркасының үз стиле, ришвәт бирүчеләрне дә, ришвәт алучыларны да мыскыл итеп көлдереп, үз тапкырлыгын күрсәтә белделәр.
Бәйге булгач, бәйге, кемдер җиңәргә тиеш. Бу уеннардан район башлыгының Күчмә кубогын һәм Гран-При Дипломын “БУЭС” командасы алып кайтып китте. Беренче урынны “ Якын кешеләр” командасы алды, икенче урында “ Сак булыгыз, кайнар су”, ә өченче урын “Писец” командасына бирелде. Командаларга шулай ук бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.