"Буа" Сәнәгать паркы генераль директоры Рөстәм Гайнуллов Ставрополь краеның тегү бизнесы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында түгәрәк өстәл форматында узды. Сөйләшүләрнең максаты-үзара файдалы хезмәттәшлекнең конкрет мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен Ставрополь крае һәм Татарстан предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру. ⠀ Сәнәгать паркы җитәкчесе Рөстәм Рафаил улы Ставрополь крае бизнесменнарына объект төзелеше барышы турында җентекләп сөйләде һәм биредә үз эшчәнлеген башларга әзер булган резидентлар турында мәгълүмат бирде. ⠀ Буа районында сәнәгать паркы-җитештерү яки эшкәртү өлкәсендә кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүче эшкуарлар өчен идеаль мәйданчык. Бизнесменнарга арендага барлык инженерлык инфраструктурасы булган мәйданнар биреләчәк, шул ук вакытта аренда түләве алынмаячак. Алга таба, эшмәкәр җитештерүне киңәйтеп, корылмалар төзесә, аның бу мәйданны сатып алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.