Үзәк китапханәдә Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде. 5 нче номерлы гимназия һәм 6 нчы номерлы мәктәпләрнең 7 нче сыйныф укучылары әлеге датаның тарихы белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы фронтларында, Әфганстанда, Чечняда һәм Сириядә һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүмат алдылар. Бәйрәм кунагы В.Р. Абдрахманов - әфган сугышчысы үзенең хәрби хезмәте, сугышчан иптәшләре турында сөйләде, шул чор хатирәләре белән уртаклашты. Тарихчы, китапханәнең актив укучысы Л.Я. Гарифуллин барысын да бәйрәм белән котлады, яшь буынга котлау сүзләре әйтте. 2 нче лицейның 5 нче сыйныф укучысы Корнишин Ярослав Ф.Кәримнең шигырен укыды. Кичә Виктор Моисеев башкаруында музыкаль номерлар һәм видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Укучылар игътибарына "Ватан геройлары - безнең дан һәм горурлыгыбыз", "Геройлар - безнең якташлар" исемле китап күргәзмәләр тәкъдим ителде.