"Яшьлек" спорт мәктәбе территориясендә "Спорт - тормыш нормасы" милли проекты һәм "Демография" программасы буенча ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы урнаштырылды.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Евгений Илюшин сүзләренә караганда, бу мәйданчыклар быел 18 районга тапшырылган. Буа аны беренчеләрдән булып алды. Бу юкка түгел, чөнки узган ел безнең район ГТО нормаларын тапшыру буенча республикада дүртенче булды. Быел исә, өченче квартал нәтиҗәләре буенча өченче урынга күтәрелде.
Буа районында 11 меңнән артык кеше ГТО тапшырды. Аларның 2 меңнән артыгы алтын, көмеш һәм бронза билгегә лаек булды.
Яңа мәйданчык ачык һавада урнаштырылган. Хәзер ГТО нормаларын үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлеге спорт мәктәбе территориясендә мәйданчык болай гына урнаштырылмаган, чөнки бу спорт мәктәбе ГТО тапшыру үзәге булып тора.
Директор Айрат Халиков сүзләренә караганда, тренерлар яз көне биредә дәресләрне башлаячак. Тренерлар инде җиһазларны сынады, мускулларны ныгыту өчен уңайлылыкны аеруча билгеләп үттеләр.