«ГТО» ВФСК буенча алтын билгеләре белән "Таттелеком" ГАҖнең Буа ЗУЭСы хезмәткәрләре Насибулин Равил Нурулан улы, Игошин Олег Юрьевич, Фәсхетдинова Миләүшә Җәмил кызы һәм Сергеева Гүзәл Наил кызы бүләкләнде. Шулай ук аларга халыкның барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге һәм кышкы фестиваленең II (зона) этабында катнашкан өчен Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе исеменнән грамоталар тапшырылды.
Инде берничә дистә еллар дәвамында Буа ЗУЭСы хезмәткәрләренең үзләренең якты казанышлары, шәхси һәм команда беренчелекләрендә актив катнашулары, районыбызның спорт тормышын үстерүгә зур өлеш кертүләре матур традициягә әйләнде. ⠀
Котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа спорт үрләре яулауларын телибез.