Буа районының «Форпост-хокук тәртибе» Үзәге республика конкурсында беренче урынны алды

2019 елның 13 декабре, җомга

Казан шәһәренең Ленин урамында Мәдәни-ял итү комплексында  җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» республика яшьләр оешмаларының йомгаклау слеты узды. Тантаналы чарада яшьләр эшләре буенча министр урынбасары А.А. Захматова чыгыш ясады. Ул яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучыларны җиңүләре белән тәбрикләде.

   С.З Япеев стипендиаты исеме Буа районының «Форпост-хокук тәртибе» активисты, Буа ветеринария техникумы студенты И. И. Абдулнасыйровка бирелде.

  Подполковник Р.Х. Муратов исемендәге премия  Буа районының «Форпост-хокук тәртибе» активисты, шулай ук Буа ветеринария техникумы студенты Г.А. Куляевага тапшырылды.

  «Форпост-хокук тәртибе» Үзәге «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының иң яхшы үзәге» дип танылды һәм республика конкурсында  беренчелекне алды.

   Үзәкнең җитәкчесе Р.И. Мустафина Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Почетлы грамотасы белән бүләкләнде. Республика үзәгенең Рәхмәт хатына  10 активист та   ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International