Тавыш бирү хокукыннан 50 дән артык кеше файдаланды.
Буада Үзбәкстан Республикасы парламенты составы өчен вакытыннан алда тавыш бирү узды. Үз сайлау хокукларыннан вакытлыча яки даими Буада яшәүчеләр файдалана алды. Безнең районда Үзбәкстаннан килгән 100гә якын кеше законлы нигездә яши. Тавыш бирергә исемлекләрдә игълан ителгәннәрнең күбесе килде.
Буада мондый тавыш бирү беренче тапкыр үткәрелде. Сайлаулар Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы катнашында узды.
Сайлаулар алдыннан Үзбәкстан Республикасы консулы Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова белән очрашты. Ул генконсуллыкның Идел буе федераль округының 14 төбәгендәге гражданнарга хезмәт күрсәтүен, Үзбәкстан гражданнарын мәгълүматлаштыруда күрсәткән ярдәме һәм вакытыннан алда сайлауларда тавыш бирү мөмкинлеге биргән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Үзбәкстанда парламентка сайлаулар 22 декабрьдә узачак. Ватанында тавыш бирә алмаганнар өчен сайлау участоклары яшәү урыннарында оештырылды, алар 12-18 декабрьдә Татарстанның төрле торак пунктларында ачылачак.