«Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» Милли иҗтимагый премиясен бирү өчен конкурс үткәрелә

2019 елның 13 декабре, җомга

«Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк» ("АНО РОСДЕТСТВО") автоном коммерцияле булмаган оешма «Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» Милли иҗтимагый премиясен бирү өчен конкурс сайлап алулары турында хәбәр итә.

 Конкурс балалар белән эшләүче оешмалар эшчәнлегенә бәйсез иҗтимагый экспертиза үткәрү, милли стандартларга туры килү һәм аларга алга таба финанс ярдәме күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Чара өч этапта узачак: заявкалар бирү- 2019 елның 29 декабренә кадәр

                                       алдан сайлап алу- 2020 елның 31 гыйнварына кадәр

 проект һәм программаларны   ачык презентацияләү- 2020 елның 28 февраленә кадәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International